Мәктәпләрдә 2025 елның сентябреннән башлап «Безнең төбәк тарихы» буенча дәресләр барлыкка киләчәк

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

РФ Мәгариф министрлыгының  боерыгы норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган.

«Безнең төбәк тарихы» дигән яңа курска Россия халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләре кертеләчәк. Уку курсы кысаларында укучыларга илебез халыкларының мәдәни торышларының күптөрлелеге кыйммәте, халыклар традицияләре белән кызыксыну, милләтара һәм диннәр арасындагы татулык һ.б. турында сөйләячәкләр. Укучылар шулай ук төрле халыкларның үзара ярдәмләшүенең һәм хезмәттәшлегенең тарихи мисалларын  беләчәкләр.

Болар барысы да милли һәм этник кыйммәтләргә, дини хисләргә, РФ дәүләт символларын хөрмәт итүгә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International