Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел дәвамында, Россия Хөкүмәте 2030 елга кадәр демографик һәм гаилә сәясәте стратегиясен эшли һәм раслый. Бу һәм башка планнарны Президент Указы буенча Гаилә елы үткәрү уңаеннан оештыру комитеты әгъзалары “Гаилә елы нинди булачак?” дигән презентация сессиясендә тәкъдим иттеләр. Чара «Россия» халыкара күргәзмә-форумында үткәрелә торган «Родные - Любимые» форумында узды.
РФ вице-премьеры быел бөтен ил буенча күпбалалы гаиләнең бердәм статусын билгеләү һәм бу хакта бердәм таныклык бирү турында карар кабул ителәчәген билгеләп үтте. Бу пособиеләр түләүгә, пенсия белән тәэмин итүгә, хезмәт законнарына, сәламәтлек саклау өлкәсенә, дарулар белән тәэмин итүгә, эшкуарлыкка ярдәм итүгә тиешле ташламаларны ныгытачак.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, Гаилә елында проектларны тормышка ашырганда гаилә вәкилләренең тәкъдимнәрен исәпкә алырга кирәк.
Гаилә елының рәсми ачылышы тантанасы 23 гыйнварга планлаштырылган.
Гаилә елы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә гаиләне яклау һәм гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен үткәрелә, бу чорда күпбалалы һәм күпбуын гаиләләргә аерым игътибар биреләчәк. Елның төп чаралары планы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланды. Ел дәвамында Гаилә елы чаралары программасы Россиянең 89 төбәген үз эченә ала һәм ул төрле яшьтәге өлкәннәргә һәм балаларга исәпләнгән.