Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы биремнәренең ачык банкы Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында урнаштырылган, әлегә ул тест режимында эшли. Бу хакта 22 гыйнварда Рособрнадзор сайтында хәбәр ителә.
ДЧИны 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары, махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә, иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче учреждениеләрдә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм экстернналар, инвалид балалар һәм инвалидлар тапшыралар.
Һәр предмет буенча биремнәр имтихан материалларының төрләрен исәпкә алып, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен язма һәм телдән формада сайлап алынды. Биремнәр банкында быел ГВЭ-9 үткәргәндә кулланылачак барлык темалар һәм билетлар тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта ул тест форматында эшли.