Татарстан Хөкүмәте республикада игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында чаралар планын раслады. Әлеге боерыкка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имза салган.
Документ нигезендә, план 131 чараны үз эченә ала, аны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту республиканың вице-премьеры Ләйлә Фазлыевага йөкләнгән. Аңа төбәк, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге фәннең төрле өлкәләрендә конкурслар, конференцияләр, конгресслар, форумнар һәм башка чаралар керде.
Искәртәбез, 2024 ел Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Документ узган елның сентябрендә имзаланган иде.
2024 ел федераль дәрәҗәдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.