Путин президент стипендиясен 30 мең сумга кадәр күтәрү турында әйтте

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Калининград өлкәсендә югары уку йортлары  студентлары белән очрашуда хәбәр итте (трансляция Кремль матбугат хезмәтенең Telegram-каналында алып барылды).

"Россия студентлар көне, бәйрәм  уңаеннан, без президент стипендияләрен 30 мең сумга кадәр күтәрү карарын кабул иттек, дип хәбәр итә алам. Хәзер президент стипендиясе 30 мең сум булачак, ә хөкүмәт стипендиясе - якынча 20 мең сум", - диде Россия лидеры.

Элегрәк, 2023 елның 27 ноябрендә, Путин  фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче   аспирантлар өчен 75 мең сум күләмендә аерым стипендия булдырган иде.

Дәүләт башлыгы Калининградка эш визиты белән килде. Студентлар белән очрашудан тыш, аның төбәкнең социаль-икътисади үсеше буенча киңәшмәдә катнашуы һәм губернатор Антон Алиханов белән очрашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International