Россиядә яңа мәгариф системасына күчү салмак булачак

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Мәгарифнең яңа системасына күчү салмак булачак, төрле типтагы дипломлы кешеләрне эшкә алганда дискриминация булмаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Калининградтагы очрашуда катнашучыларның соравына җавап биргәндә әйтте.

 «База белеме 4 – 6ел , аннары белгечлее  2-3 ел һәм аерым юнәлеш - аспирантура. Экспертлар  бу булачак һөнәргә яхшырак чумарга мөмкинлек бирә һәм белем алу өчен мөмкинлек тудыра дигән нәтиҗәгә килде. Хезмәт базарында ничек һәм нәрсә үзгәрүенә карап. Үзгәртеп коруларның мәгънәсе дә шунда. Шул ук вакытта бакалавриат дипломнарын алган кешеләргә карата бернинди дискриминация дә булмаячак. Барлык документлар да эшкә урнашканда һәм алга таба эшчәнлек алып барганда тигез булачак», - диде Президент.

Ул тагын бер тапкыр эшкә урнашканда иң мөһиме - даими белем һәм укырга теләк, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International