Казанда Татарстан Республикасында Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасы узачак

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

29 гыйнварда Казанда, Универсиада авылында, ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов катнашында  Татарстан Республикасында Укытучы  һәм остаз елын ябу тантанасы узачак.Чарада шулай ук муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, муниципаль мәгариф, мәгариф учреждениеләре, фәнни оешмалар җитәкчеләре, педагогик династияләр, Татарстан Республикасының халык укытучылары, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, тармак ветераннары һәм башкалар катнаша.  Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасында меңнән артык  кеше катнаша.

Педагогик хезмәткәрләрнең һәм остазларның махсус статусын тану буенча эш тематик ел белән башланмый һәм тәмамланмый, ул инде озак вакыт дәвамында бара һәм календарь ел тәмамлангач тәмамланырга тиеш түгел. Бу республикада һәм РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында эзлекле эшчәнлекнең дәвамы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International