23 гыйнварда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары А.И. Поминов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Мәскәү шәһәр педагогия университеты ректоры А.В. Лубков белән очрашты. Очрашуда өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Р.И. Шәяхмәтова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов, Казан педагогика көллияте җитәкчесе А.Г. Җәләлова катнашты.
Очрашуда Мәскәү шәһәр педагогия университетыннан В.В.Страхов, И.Х.Шонус, Л.А.Трубин, Н.И. Яковлева, А.А.Коновалов катнашты.
Ректор А.В.Лубков илебезнең суверен мәгариф системасын ныгыту буенча эшчәнлекнең мөһим юнәлешләре турында сөйләде, педагогларның әзерлеген камилләштерү һәм яшь белгечләрне социаль яклау мәсьәләләре турында сөйләде.