Иң популяр мәктәп ризыклары арасында сырлы макарон, коймак һәм борщ

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Сораштыруда Россия Федерациясенең барлык федераль округларыннан 2,2 миллионнан артык кеше катнашты, алар арасында ата-аналар  - 60% тан артык  һәм 1-4 нче сыйныф укучылары - 40% . Тикшеренү кече сыйныфларда кайнар туклануны тәэмин итү буенча президент йөкләмәсен гамәлгә ашыра башлаганнан бирле иң масштаблысы булган.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча ата-аналарның 84% ы  балаларының  мәктәптә туклану сыйфатыннан канәгать дип саный (2022 ел - 80,2%, 2021 ел - 77%). Шул ук вакытта балаларның туклануы белән кызыксынмаган ата-аналар саны тугыз тапкырга кимегән.

Укучылар арасында үз мәктәпләрендә туклану турында  сораштыруда катнашучылар тагын да югарыгак  бәяләшән: 86% укучы мәктәп ашханәсендә туклану сыйфатыннан канәгать.

Сораштыру буенча, мәктәп укучыларының иң популяр һәм яраткан ризыклары рейтингы башында сырлы  макарон(сораштырылганнарның 62%), коймак (56%), борщ (51%), ит котлеты (50%), пылау (37%) .

Иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләү һәм киңәйтү өчен ел саен «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International