Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды. Тантана концерт залы фойесында башланды, анда 45 пар яшь педагог вальс биеде. Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов булачак педагоглар белән дә аралашты. Алар ни өчен укытучы һөнәрен сайлаулары, бүген үзләренә нинди тормыш кыйммәтләрен сайлаулары турында сөйләделәр.
«Бу ел укытучы һөнәренең иҗтимагый статусы югары булуын, илебез җитәкчелегенең мәгариф системасына зур игътибар бирүен ассызыклады», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ел дәвамында республикада күпсанлы тематик чаралар узган, аларда 65 меңнән артык педагог һәм остаз катнашкан. Яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын яңарту, Казансу яры буенда укытучыга һәйкәл кую һәм сквер булдыру эшләрен башлау, Казан университетында «Белем» мәгариф музеен ачу буенча карарлар кабул ителде. Татарстанның 36 мең укытучысы яңа ноутбуклар алды.
Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы призеры булды. «Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы» конкурсында абсолют җиңүче дип Казанның 41 нче мәктәбе тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина танылды. 108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров “Классная тема” телетамашасының финалисты булды. Рәис билгеләп үткәнчә, быел март аенда мөһим вакыйга - илебезнең киләчәген билгеләүче ил Президентын сайлаулар узачак. «Ышанам , Татарстанның педагоглар җәмәгатьчелеге гадәттәгечә үзенең бердәмлеген , актив тормыш позициясен күрсәтәчәк, дөрес сайлау ясаячак», - диде ул. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов педагогларга һәм чара кунакларына видеомөрәҗәгать белән чыкты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәгариф тармагының аеруча тырыш хезмәткәрләренә – Дуслык Ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, мактаулы исемнәр тапшырды. Чара концерт программасы белән тәмамланды.