Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада белдерде.
"Россия Президенты Владимир Путин указы белән игълан ителгән 2023 ел -педагог һәм остаз елы тәмамланды. Безнең ил җитәкчелеге мәгариф системасына зур игътибар бирә», - диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, ел дәвамында күпсанлы тематик чаралар уздырылган, аларда 65 меңнән артык педагог һәм остаз катнашкан.
Яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын яңарту турында карар кабул ителде. Моннан тыш, сквер төзү һәм Казанда укытучыга һәйкәл кую эшләре башланды. Шулай ук Казан федераль университеты мәйданчыгында Мәгариф музеен ачу да планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел 36 мең укытучы эш өчен яңа ноутбуклар алган. «Техникум һәм көллият укытучылары өчен дә бу мәсьәләне якын арада хәл итәрбез», - дип ышандырды ул. ТР Рәисе ассызыклаганча, республика мәгариф системасы Россиядә иң алдынгыларның берсе.
«Узган ел "Мәгариф" илкүләм проекты буенча 15 чара тормышка ашырылды. Финанс ресурсларының шактый өлеше мәктәпләр төзелешенә, аларның матди базасын яңартуга, педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк, - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан «Яшь профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында икенче урында, укучыларның бөтенроссия фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча өченче урында . «Әлбәттә, барысының да нигезендә сезнең хезмәтегез, хөрмәтле педагоглар. Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Әйтик, республика укытучылары узган елда бөтенроссия олимпиадаларында 250дән артык җиңүче һәм призер, химия һәм информатика буенча халыкара олимпиадаларда өч җиңүче, 2 мең алтын медаль алучы, йөз бал җыйган 199 укучы әзерләгән.
Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның иң яхшы 25 укытучыга дәүләт бүләкләре тапшырды.