Чаллы мэры мәктәпләрдә иртәнге фильтрларны сыйфатлырак үткәрергә чакырды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә уку йортлары җитәкчеләренә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрны  сыйфатлырак үткәрергә сорап мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, балаларның сәламәтлеген контрольдә тоту мөһим.

"Әгәр балаларда кәефсезлекләр бар икән, инфекция таратмау, дәвалау өчен чаралар күрергә кирәк. Бу соңыннан мәктәп һәм бакчаларның эшен туктатмау өчен кирәк. Кешеләр күп була торган учреждениеләрдә авырулар таралмасын өчен барысын да эшләгез ", - дип өндәде шәһәр башлыгы.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов аппарат киңәшмәсендә авыручыларның нинди дәрәҗәдә булуын сөйләде. Шулай ук Нөгманов билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау учреждениеләре штат режимында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International