Рособрнадзор педагогларның "кәгазь" эшләрен киметергә вәгъдә итте

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Быелның 1 сентябренә,  мәктәпкәчә белем бирүдән алып югары белемгә кадәр педагоглар тутырырга тиеш документлар исемлеге барлыкка киләчәк .

 

Алардан "кәгазь" эш таләп итү мөмкин булмаячак. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Анзор Музаев РАНХиГСта узган конференциядә белдерде. Анда профильле министрлыклар һәм парламентарийлар вәкилләре катнашты.

 Музаев әйтүенчә , инде хәзер үк мәгариф министрлыгы мәктәп укытучылары эшли торган биш мәҗбүри документның исемлеген раслады. Хәзер исә белем бирүнең башка баскычлары өчен дә шундый ук исемлек эшләнә.

Шулай ук Рособрнадзор җитәкчесе хәзер мәктәпләрнең күп санлы тематик диктант һәм иҗтимагый чараларда катнашуына игътибар итте,  түрә фикеренчә, моның белән уку йортларыннан тыш шөгыльләнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International