Россия Фәннәр академиясе Россиядә мәктәп дәреслекләре экспертизасын кире кайтарырга планлаштыра

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елдан илдә мәктәп дәреслекләре экспертизасы үткәрелми,  элек Россия Фәннәр академиясе шөгыльләнгән булган . Бу проблема турында РФ Президенты Владимир Путинга Росси́я фәннәр академиясе җитәкчесе  Геннадий Красников әйтте.

Красников бу мәсьәләне яңадан күтәрергә  һәм дәреслекләр экспертизасын кире кайтарырга ниятләвен билгеләде.

"Әлбәттә, моның өчен хезмәттәшләр белән фикер алышырга кирәк", - дип ассызыклады Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International