Мәгариф учреждениесенед 6 сы Казанда, тагын өчесе республика районнарында. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Шулай итеп, 49, 130, 2 нче лицей-интернат, 57 нче рус-татар урта мәктәбендә, Идел буе һәм Фурманов урамындагы 8 нче урта мәктәпнең 2 бинасында ремонт ясалачак.
Тукай районының Яңа бистәсендә урнашкан 7 нче мәктәптә, Ютазы районындагы 3 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә ремонт көтелә. Моннан тыш, Кукмарадагы "Ромашка" балалар бакчасы да яңартылачак.
Эшләр 2024 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш. Ремонт эшләрен Россия һәм Татарстан бюджетларыннан финанслаячаклар.
Элегрәк “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, Татарстан районнардагы мәктәпләрне һәм көллиятләрне капиталь төзекләндерүгә миллиард сумнан артык акча җибәрәчәк.