Электрон көндәлеккә керергә логин һәм пароль алу өчен ата-аналарга өстәмә гариза язарга кирәкми

2024 елның 2 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән  министрлыгы адресына «Татарстан Республикасының электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмат системасында теркәлү өчен мәктәптә ата-аналарга логин һәм пароль бирүдән баш тарту турында шикаятьләр килә.  Теркәлү өчен логин һәм пароль алырга теләүчеләрнең  мәктәптә, сыйныф җитәкчесеннән алырга мөмкин яки директор яисә завучка мөрәҗәгать итә алалар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай ук мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләренә мәгълүматны мәктәп директорларына җиткерүне сорап аңлатмалар бирде.

1. Логин һәм парольләр22 гыйнвардан башлап директорлар һәм сыйныф җитәкчеләре кулында булырга тиеш иде.

2. Күрсәткечләрне бирүне чикләргә кирәкми. Баланың логины һәм паролен сораган  ата-аналар аны алырга тиеш.

3. Мәктәптә алынган логин  уку тәмамланганчы гамәлдә булачак. Мәктәптән мәктәпкә күчкән очракта да гамәлдә булуын дәвам итә.

4. Ата-аналардан логин һәм пароль алуга өстәмә гариза сорарга кирәкми.

Исегезгә төшерәбез, күп каналлы  кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Сораулар туса, түбәндәге номерга шалтыратырга була: (843)5257099.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International