Бүген Яшел Үзән районының А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицеенда “Онегин укулары” республика фәнни-гамәли конференциясенең ХIV нче туры узачак. Катнашучылар һәм кунаклар үз тикшеренүләрен секцияләрдә күрсәтәчәкләр, мәктәп музейларында булачаклар: Пушкин, лингвистика һәм Бөек Ватан сугышы музеенда булачаклар , аларга экскурсоводлар кызыклы экскурсияләр үткәрәчәкләр, Пушкин һәм аның нянясы сәяхәтләренә багышланган яңа инсталляцияләр белән танышачаклар. Уку Пушкин балы белән тәмамланачак.
2024 елда Онегин укулары А. С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга, шулай ук А. С. Пушкинның «Пиковая дама» повестеның 190 еллыгына һәм «Сказки о золотом петушке» әсәренең 190 еллыгына һ.б багышлана.
Онегин укуларының читтән торып үткәрелгән турына Беларусиянең Пушкин мәктәпләреннән 249 эш килде: Гомель, Бобруйск, Пинск, Мозырь; Владикавказның 7 нче мәктәбеннән (Төньяк Осетия-Алания Республикасы), Мәскәүнең А.С.Пушкин исемендәге 345 нче мәктәеннән, Арзамас, Ярославль, Тверь, Омск, Новосибирск, Петрозаводск, Оренбург, Йошкар-Ола мәктәпләреннән, шулай ук Татарстанның һәм Казанның барлык муниципаль районнарыннан.