2024 елның 10 февралендә Казанда «РобоСабантуй-2024» робот техникасы буенча Идел буе балалар фестивален үткәрү планлаштырыла. Проект Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында 2024 елны Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. «РобоСабантуй-2024» фестиваленең уникальлеге шунда: анда Татарстан Республикасыннан һәм Идел буе шәһәрләреннән мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнаша ала.
«РобоСабантуй» фестивале Казанда 2017 елдан бирле уздырыла, алдагы ярышларда катнашучылар соңыннан югары нәтиҗәләр күрсәттеләр - бөтенроссия турнирлары һәм дөнья беренчелегендә призёрлар һәм җиңүчеләр булдылар. Фестиваль экспертларга үз проектларын күрсәтү, аларны бәяләү һәм консультация алу, яшьтәшләре белән техник ярышларда үз көчләрен сынап карау, кызыклы мастер-классларда булу, фикердәшләр белән очрашу өчен уникаль мөмкинлек.
Робот техникасы буенча ярышларда 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашачак. Чарада катнашу бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри. Шәхси һәм команда белән катнашу каралган.
Чара фестиваль форматында узачак, аңа бөтен гаилә белән килергә мөмкин.