Яр Чаллыда укытучылар һәм ата-аналар балалар сәламәтлеге турында сөйләштеләр

2024 елның 2 феврале, җомга

31 гыйнварда Яр Чаллыда  район мәгариф бүлекләре методистлары өчен, "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар сәламәтлеге өлкәсендә укытучылар һәм ата-аналарның компетенцияләрен арттыру" темасына республика семинары үткәрде.

Семинарда катнашучыларга мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аллергияле , церебраль паралич һәм инклюзив төркемнәр өчен махсус әзерләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.

Мастер-классларда катнашучылар анимацион фильм ясадылар һәм балаларның психо-эмоциональ сәламәтлеген сакларга ярдәм итүче психологик техниканы өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International