Арчада "Әйдәп баручы галимнәр -Татарстан укытучыларына " дигән педагогик сессия үтте

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

26 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында "Әйдәп баручы галимнәр -Татарстан укытучыларына " халыкара  кышкы педагогика сессиясе узды.

Сессиядә катнашучылар Беларусия Республикасының мәгариф системасы вәкилләре: филология факультеты деканы, Россия әдәбияты һәм журналистика кафедрасы доценты, А.С.Пушкин исемендәге Брест дәүләт университетының Россия үзәге башлыгы Татьяна Сенкевич һәм Брест Төбәк Башкарма комитетының төп мәгариф дирекциясенең социаль-мәгариф эше бүлеге начальнигы Алла Сенкевич. Кунаклар көллият эшчәнлеге белән таныштылар, остаханәләрдә булдылар, 6нчы Арча  урта мәктәбендә булдылар.

Сессия барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемен үстерү бүлеге начальнигы Любовь Митрофанова, КФУ ның Алабуга  институты һәм Казан  педагогика көллияте вәкилләре  катнашында пленар утырыш үткәрелде.

Сессиядә мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү  буенча   98 укытучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International