Актаныш районында тәрбиягә бала алучы һәм опекун гаиләләр өчен семинар-киңәшмә узды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре Актаныш районы ата-аналары өчен  семинар үткәрделәр.  Семинар эшендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.М.Әнвәрова, Актаныш районы опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы А.А.Әхтәмова, Республика матди түләүләр үзәге вәкиле, Яр Чаллы шәһәре гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре катнашты.

Семинарда Актаныш муниципаль районының гаилә корылышына һәм опека һәм попечительлек органнары белгечләренең бердәм эшчәнлеге, шулай ук тәрбиягә бала алучы ата-аналарның “Ышаныч”  клубы эше яктыртылды.

Районда 54 бала опекага алынган. 31 бала гаиләгә тәрбиягә алган , 23 бала опекун гаиләләрендә.  Семинар барышында социаль-юридик сорауларга екагылышлы чыгышлар булды.

Семинар ахырында «Ярдәм кулы» хәйрия акциясе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International