Башлангыч сыйныф педагоглары өчен «Орлята России»хәрәкәте буенча семинар-киңәшмә узды

2024 елның 3 феврале, шимбә

186 нчы күппрофильле лицей базасында - “Орлята России” башлангыч сыйныфларда белем алучыларның социаль активлыгын үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар узды.

Семинарны тантаналы ачуда Россия балалар-яшүсмерләр үзәгенең «Орлята России » башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру бүлеге белгече Наталья Волкова һәм Россия балалар-яшүсмерләр үзәгенең патриотик программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге белгече Анастасия Курманова катнашты. Алар укытучыларны  хәрәкәтнең дәрестән тыш эшчәнлеге программасының нигезләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International