Миңнеханов биш укытучыны "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов биш укытучыны  "Фидакарь хезмәт өчен" ТР медале белән бүләкләү турында указга кул куйды.   "Мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен", - диелә документта.

Медальгә Яшел Үзән районының А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гайфуллина, Чистай районының 3 нче гимназиясенең физкультура укытучысы Анатолий Гуляков, Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназия директоры Ольга Баклашова, Мамадыш политехник көллиятенең җитештерү остасы Рәис Камалеев һәм Казанның Совет районы инженерлык үзәге директоры Венера Хәйретдинова лаек булдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International