Театр түгәрәкләре һәм берләшмәләре ачылган һәр мәктәптә балаларда үзләрен иҗатта күрсәтү мөмкинлекләре күбрәк барлыкка килә. Россия мәгариф оешмаларында мәктәп театрларын тикшергәннән соң, Мәскәү шәһәр педагогия университеты (МГПУ) экспертлары шундый фикергә килгән .
Тикшеренүдә мәктәп коллективларының 800 дән артык җитәкчесе, МГПУ театр педагогика клубы әгъзалары катнашкан. Алар мәктәп театрларының психологик һәм педагогик өлешләрен, коллективта катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге типларын, шулай ук балалар һәм өлкәннәрнең театрдан нәрсә алуларын исәпкә алганнар. Бу критерийлар буенча экспертлар театраль берләшмәләрнең өч формасын аерып күрсәткәннәр: «Театр - туганлык», «Театр - лаборатория» һәм «Театр - метафора».
Әлбәттә, мәктәп театрларының өч үсеш моделе буенча бүленеше шактый шартлы. Тормышта бу модельләр кисешә яки берсе икенчесенә күчә.
Мәктәпләрдә театрларның ачылу юлы төрлечә. Бар да балалар өчен спектакль куярга карар кылган инициативалы ата-аналардан башлана. Яки укучының әнисе акрынлап төркем белән шөгыльләнә башлый. Алар декорацияләр һәм костюмнар әзерлиләр, сценарийлар язалар.
Бәлки, укытучыларның берәрсе үз дәресендә инглиз яки математик миниатюраларга сәхнә куярга керешәдер. Моны башка педагоглар күрә һәм акрынлап барысы да зур мәктәп фестиваленә үсә.
Кайвакыт театр студиясен ачу инициативасы директорныкы була һәм ул профильле педагог чакыра.
Идеаль вариант - спектакльне әзерләү процессында бөтен мәктәп катнашу: хезмәт дәресләрендә декорацияләр, костюмнар тегәләр, рәсем дәресләрендә эскизлар уйлап табалар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары текстлар җыялар.
Шулай ук, мәктәп театрында шөгыльләнү эстетик белем бирүне яңа дәрәҗәгә чыгара. Балаларның сөйләм практикаларына, язу эшләренә мөнәсәбәте үзгәрә, алар сүзне тоя башлый, үз-үзләрен күрсәтү һәм аралашу өчен төрле сәнгать чаралары кулланалар. Димәк, укучыларның бер-берсе һәм өлкәннәр белән аралашуы башкача була.
Театр теләсә кайсы балаг өчен файдалы. Бу өлкәдә һәркем, үз сәләтләренә һәм мөмкинлекләренә карамастан, үзен таба ала. Бу мәсьәләдә аерым тема - сәламәтлекнең үзенчәлекләре булган балалар катнашу.