Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Өч айдан соң күз күрер
2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Хәтерләсәгез, әле Россия Фәннәр академиясе тирәсендә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач ук, «академикларны көзен саныйлар» дип язып чыккан идек. Бу сүзләр буш урында барлыкка килмәде, әлбәттә. Көтмәгәндә-уйламаганда, халык фикерен дә сорап тормыйча, закон проектын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәч, күпләр: «Бу канун Фәннәр академиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән», – дип белдергән иде. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта проектка каршы митинг-пикетлар оештырылды. Учреждениенең Татарстан филиалы әгъзаларыннан: «Яңа төзеләчәк «клуб»ка кермәячәкбез», – дигән сүзләр дә ишетелде. Кемдер, яхшыга өметләнеп, кемдер, бик үк ышанып та бетмичә, көзне – хәлиткеч өченче укылышны көтте. 18 сентябрьдә законның язмышы билгеле булды.
Җәй көне, тискәре фикерләрне бераз булса да авызлыклау һәм канәгать булмаучыларны тынычландыру ниятеннән, РФ Фәннәр академиясе җитәкчесе Владимир Фортов ил Президенты Владимир Путин белән очрашкан иде. Нәтиҗәдә, Илбашы проектка берникадәр үзгәрешләр кертте. Дәүләт Думасы законны икенче укылышта июльдә үк караган булса да, сентябрьнең 18ендә тагын бер тапкыр икенче утырыш уздырылды. Ә шул ук көнне үткән өченче укылыш барлык аңлашылмаучанлыкларга да ачыклык кертте.
Закон кабул ителсен өчен, 226 тавыш кирәк иде. 331 депутат канун яклы, ә 107се каршы булды, бер кеше тавыш бирүдән тыелып калды. Документның асылын бер җөмлә белән генә болай аңлатырга мөмкин: Россия Фәннәр академиясе федераль дәүләт бюджет учреждениесе статусы алды, ул институтларга фәнни бурычлар билгеләячәк һәм тикшерүләр үткәрү өчен казнадан акча бүлеп бирәчәк.
Моңарчы Россия Фәннәр (РФА), медицина (РМФА) һәм авыл хуҗалыгы фәннәре (РААФА) академияләре карамагында булган институтларны махсус агентлык кулына тапшырдылар. Ул шәхси милек белән идарә итә торган орган булачак. Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Урал филиаллары гына бу оешмага карамый. Дәүләт Думасының казна һәм салымнар буенча комитеты рәисенең урынбасары Оксана Дмитриева бу уңайдан кызыклы гына фикер белдерде: «Балалар бакчасы, китапханә яки туган якны өйрәнү музее милке белән идарә итә ала, ә фәнни институтларның мондый хокукы калмый». Фәннәр академиясе нинди дә булса тикшеренү үткәрү тәкъдимен әлеге яңа төзелгән учреждениегә кертергә тиеш була, агентлык исә кирәк дип тапса гына рөхсәт бирә. Иң төп үзгәрешләр менә шулар. Яңа оешманың эшчәнлеген Мәгариф һәм фән министрлыгы түгел, хөкүмәт күзәтеп барачак.
Татарстан Фәннәр академиясе әгъзаларының яңа законны ничек кабул итүен белергә теләп, әлеге берлек белән элемтәгә кердек. «Без федераль бюджеттан финансланмыйбыз, акчаны республика казнасы бирә. Әлегә канун имзаланмаган. Аңа кул куелгач, өч ай эчендә Россия Фәннәр академиясенең яңа уставы һәм локаль норматив актлар кабул ителергә тиеш. Шуннан соң гына аның ничек эшләвенә бәя биреп һәм билгеле бер үзгәрешләр турында уйлап булачак. Өч айдан соң, Татарстан Фәннәр академиясе дә кайбер тәкъдимнәрен кертер, дип ниятләп торабыз», – дип белдерде баш фәнни сәркатип Дания Фатыйх кызы Заһидуллина.
Шахри Казан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз