Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Вузларда ясле ачмакчылар
2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Югары уку йортларында буйга узган кызларның да укып йөрүе белән барыбызның да очрашканы бардыр. Берничә елдан соң вузларда яслеләр барлыкка килсә, лекция укучы профессор тавышын ике-өч айлык сабыйның елавы басып китә торган булса яки төркемдәш кыз, баламны имезәсем бар, дип, пардан иртәрәк чыгып шылса да аптырамабыз, мөгаен.
Бу елның 31 августында РФ хөкүмәте чыгарган карар нигезендә, 2013-2015 елларда тәҗрибә рәвешендә 23 яшькә кадәр булган балалы хатын-кызларны федераль дәүләт югары белем бирү учреждениеләренең хәзерлек бүлекләрендә укыту оештырыла. Махсус курсларны киләсе уку елы башыннан ачарга ниятлиләр. Алар бушка булачак.
Кызларның ничә баласы булу әһәмиятле түгел, яшьләре генә 23тән артмасын. Курсларны тәмамлаганнан соң, алар бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Вуз мөгаллимнәре белән шөгыльләнү сынауга яхшы әзерләнергә ярдәм итәр, дип саный белгечләр. Көндезге яки кичке бүлектә укып булачак, читтән торып белем алуны да сайларга мөмкин. Көндезге бүлектә белем алучыларга стипендия дә түләнәчәк.
«Күп кенә яшь хатын-кызлар, баланы иртә табалар да тормыш авырлыклары белән күзгә-күз карашып калалар. Әти булырга тиешле затлар качып китә, югары белеме булмаган балалы хатынны исә эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Шул проблеманы хәл итүнең юлларын эзлибез. Хәзер вузларда балалар бакчалары ачу идеясе буенча фикер алышулар бара», – дип, яңалыкка ачыклык кертте Россия студентлар берләшмәсенең рәисе Артем Хромов.
Шахри Казан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз