РИУда татар теле, татарлар тарихы һәм ислам нигезләре курслары старт ала

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Россия ислам университетында татар теле, татарлар тарихы һәм ислам нигезләре буенча чираттагы бушлай курслар башлана. Бу хакта РИУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект «Без татарлар» дип атала. Әлеге курслар Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнергә, ислам, татарларның тарихы турында күзалларга мөмкинлек бирә.
Дәресләр 1 нче октябрьдән башлана, өч ай дәвам итәчәк, һәм бушлай уздырыла. Дәресләр атна саен кичке вакытта үтәчәк. Лекцияләр тәмамлангач, барлык теләк белдерүчеләргә сертификат бирелә.
Оештыру җыелышы шулай ук 1 нче октябрьдә була.
Курслар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Алтын Урда” иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International