Түбән Кама химия-технология институтының төп корпусы капиталь ремонттан соң май аенда ачылачак

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама мэры Рамил Муллин сөйләде.

"Минем уйлавымча, март-апрель айларында ремонт тәмамланачак, без аны рәсми рәвештә, Химиклар көнендә, майда  ачарбыз дип өметләнәбез", - дип аңлатты ул.

Шәһәр башлыгы  югары уку йортының "Б" һәм "В" корпусларын яңартуга да финанслау алачак, ә 2025-2026 елларда, кампуслар проектын гамәлгә ашыру башлангач, тулай торак, ашханә һәм өстәмә уку корпуслары булган кампус төзеләчәк, дип ышаныч белдерде.

"Бу асылда яңа уку үзәге булачак. Моннан тыш, НХТИ базасында компетенцияләргә ярдәм итү үзәге булдырылачак - бу зур инвестицияләр. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге кампус булачак, - дип белдерде Муллин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International