Татар теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасына йомгак ясалды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

1 февральдән 3 февральгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныфлары арасында “Татар телендә белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен туган (татар) тел” фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 38 районыннан, Яр Чаллыдан һәм Казаннан 332 укучы катнашты.

Татарстанның 32 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан килгән укучылар призга лаек булды.

 Жюри рәисе - Олег Хисамов, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International