Олимпиадада Татарстанның 22 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Яр Чаллыдан һәм Казаннан укучылар катнашты.
Олимпиада 2 турда узды. Һәр турда катнашучыларга алгебра һәм геометрия буенча төрле катлаулылыктагы 5 мәсьәлә тәкъдим ителде. Анда Яр Чаллы, Казаннан 22 укучы катнашты.
Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Саба, Түбән Кама, Лениногорск районнарыннан, Яр Чаллыдан һәм Казаннан 194 укучы призлы урыннар алды.
Математика буенча олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән 66 укытучы бүләкләнде.
Математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Түбән Новгород өлкәсендә узачак.