Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Әни татарча белсә, бала да белә
2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Казанда татар бакчалары бармы? Юк. Хәзер татар дигән сүз кәгазьдә генә бит ул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Без баш¬калабыз бакчаларында татар теленең торышы бе-лән кызыксынырга булдык.
“Татар теленә өйрәтү элеккеге кебек авыр түгел”, – ди тәрбиячеләр
Бездә – татар мохите
Әни татарча сөйләшсә, бала татар телен белә. Казанның Идел буе районында урнашкан 369 нчы татар балалар бакчасы мөдире Дания Исмәгыйлева әнә шулай ди. “Бакчада татар мохите тудырырга тырышабыз. Бездә көн дә татар теле яңгырап тора. Тәрбиячеләребез барысы да – татарлар, алар үз телләрен яхшы белә. Татар бакчалары юк дигән сүз белән килешмим. Әйтик, мин белгән 23, 13, 247 нче бакчалардагы сабыйлар татарча тәрбияләнә”, – ди ул. Бакча мөдиренең сүзләре ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Моның өчен бакчадагы төркемнәрне йөреп чыгарга туры килде.
Сабыйларның әти-әниләренең күбесе – татар милләтеннән. Ләкин татар дигәннәренең күбесе катнаш гаиләләрдән икән. Бу инде алар өйләрендә татарча аралаша дигән сүз түгел. “Әгәр балаларның әти-әниләре авылдан булса, алар татарча, ә шәһәрнекеләр русча сөйләшә. Төркемдә ике телдә дә аралашабыз. Балаларның яртысы татарчаны ныклап белә, яртысы юк дияргә була”, – ди тәрбияче Ләйсән Сабитова. Тәрбиячеләрнең саф татарча сөйләшүен ишетү уңай фикер калдыра. Димәк, тырышалар. Балаларның төрлесе бар, кайберләре чатнатып җавап бирсә, җимерәвата сөйләшүчеләр дә бар. Шулай да бакчаның татар телен ничек өйрәтүен зурраклар, мәктәпкәчә төркемнәргә йөрүчеләрдән чыгып белергә мөмкин. Әлеге төркемдәге балалар без килгәндә “Ел фасыллары” темасына сөйләшә иде. Тәрбияче апалары Алсинә Елелеева янында бөте¬рел¬гән балалар үзләренең нинди ел фасылларын яртуын, аның үзенчәлекләрен әйтеп узды. “Мин кышны яратам, чөнки бик күп кар ява”, “Яз көне агачларның “бүре”ләре, юк, бөреләре чыга”. Җаваплар төрлечә. Баланың бөре сүзен кечкенәдән белүе яхшы. Чөнки татарчасын зурраклар да белмәскә мөмкин. “Шөгыльләрдә кара-каршы сөйләшергә, сөйләм телен үстерүгә күбрәк игътибар бирергә тырышам”, – ди тәрбияче. Музыка укытучысы Фирдәвес Җәләлетдинова да дәресләргә зур өлеш кертә. Балалар урамга чыканда, баянын күтәреп, шунда чыга икән. Ул – музыка буенча укыту-методик әсбаплар авторы да. “Балалар өчен татарча музыка китаплары аз. Шуңа күрә үзебезгә язарга туры килә”, – ди Фирдәвес Җәләевна.
“Без бакчада татарча аралашырга тырышабыз, әти-әни¬ләр дә өйләрендә татарча аралашсын иде”, – ди тәрбиячеләр. Тәрбияче Алсу Сафиуллина рус милләтеннән булган әти-әниләрнең сабыйларын махсус татарча өйрәнергә китерүен әйтә. Газизләрнең чит тел белүенә алар сөенәләр икән. Рус милләтеннән дигәндә, шәфкать туташы Татьяна Эм да татарча белә.
Файдасы зур
Республика бакчалары ме¬нә икенче ел инде яңа укыту-методик комплектларга (УМК), заманча программаларга нигезләнеп эшли. “УМК балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү бурычын куя. Яңа программа бер темага киңрәк итеп сөйләшү мөмкинлеге тудыра. Әйтик, көз темасына сөйләшәбез, ди. Тәрбияче җиләк-җимешләр, көзге байлыклар белән таныштыра. Шул темага балалар җырлыйлар, рәсем¬нәр ясыйлар. Икенче көнне урамга чыккач, тема тагын бер кат кабатлана. Бу юлы инде кулларына яфракларны тотып. Башта андый бәйләнеш юк иде. Бу балага дәресне истә калдырырга ярдәм итә. Дәресләр уен формасында уза, утыртып уйнату ягын карамыйбыз”, – ди әлеге бакчаның өлкән тәрбиячесе Энҗе Борһанова. Бакчалардагы башка тәрбиячеләр дә бары тик уңай фикер генә белдерә.
Нәкъ менә әлеге комплект¬ларның ничек кулланылуын, балаларның татар һәм рус телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен, безнең Мәгариф министрлыгы быел “Иң яхшы билингваль бакча” дигән грант игълан иткән иде. Аны республикада 20 бакча отты. Аларның һәркайсына берәр миллион сум акча бирелде. Киләсе елларда да дәвам итереләчәк. Грант телләрне яхшырак өйрәтергә этәргеч бирә. Казанның 372 нче балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Ильмира Газизова белдергәнчә, аларда барлык тәрбиячеләр дә яңа¬лыкка һәрвакыт әзер икән. Анда 18 тәрбияченең яртысы – рус милләтеннән. Шуңа күрә алар татарча өйрәнү таләбен авыр кабул итмәгән. “Мондый грантлар кирәк дип саныйм. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар телен тиешенчә белмәгән тәрбиячеләр белән даими шөгыльләнә. Алар аңламаган сүзләрен без¬дән дә сорыйлар. Бакчада сабыйларның бөтенесе дә татар телен яхшы белә дип әйтеп булмый. Әмма татар теленә өйрәтү элеккеге кебек авыр түгел. Татар телен башка милләт сабыйлары аңларлык итеп укыту программалары төзел¬де. Ноутбуклар, проекторлар, методик әсбаплар эшне шактый җиңеләйтте”, – ди Ильмира Фәритовна.
“Без татарча сөйләшәбез, ә бала – урысча...”
Татар җанлы әти-әниләр өчен чыннан да зур проблема бу. Әлеге очракта әти-әнине гаиләдә татарча аралашмыйлар дип гаепләп булмый. Бу инде – сабыйның бакчада рус телендә аралашу нәтиҗәсе.
– Өйдә татарча сөйләшсәк тә, бала русча аралаша иде. Чөнки рус төркеменә йөрде. Шуннан соң аны бакчадагы татар теле түгәрәгенә бирдек. Танышларым, үзегез татар булып, түгәрәккә йөртәсезмени, дип аптырады хәтта. Файдасы булды. Хәзер кызым татарча сөйләшә. Бүген 159 нчы лицейның 2 сыйныфында белем ала. Кызым, сыйныфта татарчаны иң яхшы белүче – мин, дип куана, – ди Казанда яшәүче Роза Нургалиева.
Безнең хезмәттәшебезнең дә кечкенә кызы русча сөйләшә. Ул Казандагы 327 нче бакчага йөри. Монда татар төркемнәре юк, чөнки тәрбия рус телендә оештырыла. Татар теле тәрбиячесе Физалия Мөхәммәтшина атнага өч мәртәбә татар теле дәресләре үткәрә. “Балаларның татар телендә сөйләшүе түбән дәрәҗәдә. Мин аларны ике төркемгә бүләм. Иң яхшысы – төркемдә 8 бала булу. Ул вакытта һәрбер балага индивидуаль яктан якын килергә мөмкин. Дәресләр 15 минуттан 25 минутка кадәр сузыла. Шөгыльләрдә аралашуга өйрәтергә тырышам, мультфильмнар карыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Кайбер балалар фәлән җырны тыңлыйк инде дип аптыратып бетерә. Кабатлыйбыз, тыңлыйбыз. Мәктәпкә барганда, балалар татарчаны бөтенләй белми дип әйтеп булмый”, – ди ул. Төркемнәрдә рус балалары күбрәк. Шулай да татарча сораганда, аптырап калмыйлар. Тәрбияче апалары җөмләне тулы итеп әйтергә өйрәтә.
“Бакчадан ук ике телне белү зыян түгел. Бу вакытта бала ике телдә дә фикерләргә өйрәнә”, – ди Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетының ике телдә укыту кафедрасы доценты Зилә Маһиярова. “Ике телдә укытуга юнәлдерелгән белем бирү системасы дөньяда киң таралган. Бездә дә ул үсеш алды. Замана әти-әниләре аның барлык һөнәр ияләре өчен дә кирәклеген аңлый. Телне күбрәк белгән саен яхшырак. Бүген әти-әниләрнең менталитеты башкача. Алар балалары рус телен яхшы бе¬лергә тиеш дип саный”, – ди ул.
Ватаным Татарстан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз