Яр Чаллы педуниверситетында ректор сайладылар

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Ректорны сайлау процедурасы барлык кирәкле закон процедураларын үтәп узды. Ачылышы 14:00 сәгатьтә булган конференциядә университетның структур бүлекчәләреннән һәм укучылардан 107 делегат арасыннан 103 кеше теркәлде.

Конференция регламенты нигезендә аның эш органнарын: секретариат, мандатлы комиссия президиумын һәм хисап комиссиясен формалаштырудан башланды.

Россия Мәгариф министрлыгының Аттестация комиссиясе карары белән университет ректоры вазифасына ике кандидат тәкъдим ителде:

Хәзерге ректор, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Галиәкберова Әлфинур Азат кызы һәм укыту-методика бүлеге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Гарнышева Татьяна Владимировна.

Гамәлдәге ректор  Галиәкберова үз чыгышында узган биш елда университет эшчәнлеген анализлады һәм алга таба гамәлләр программасын тәкъдим итте. Аннары сүзне икенче кандидат алды,  Татьяна Гарнышева, югары уку йортын үстерү программасын тәкъдим итте.

Ректор вазыйфасына кандидатлар чыгышыннан соң берничә сорау бирелде. Сораулар мәгариф программаларына, 3 уку корпусын ремонтлауга, шулай ук «Иң яхшы факультет» проектын гамәлгә ашыруга кагылды. Билгеләп үтәргә кирәк, бирелгән сорауларның берсе дә җавапсыз калмады.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 5 елга «Чаллы дәүләт педагогика университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры итеп Галиәкберова Әлфинур Азат кызы  сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International