“Бердәм Россия” бүлегенең партдесанты фельдшер-акушерлык пунктында һәм мәктәп ашханәсендә булды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Балык Бистәсе районының  Олы Елга авылы башлыгы җитәкчелегендәге партия десантының эш төркеме, “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Инсаф Мингалиев җирле мәктәптә заманча мәгариф технологияләрен бәяләде. Анда 2022 елның октябреннән  заманча өстәмә белем бирү үзәге- "Точка Роста" эшли.  Анда укучылар фән дөньясына якын килергә, сыйфатлы технологик һәм табигый белем ала алалар. Мәктәптә проект кысаларында химия, биология һәм физика кабинетлары эшли. Биналар цифрлы лабораторияләр, ноутбуклар һәм күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылган. Алар үзәктә укыганда да, төрле дәресләрдә төп белем бирү программасы кысаларында да кулланыла.

Түбән Кама районы Краснокадки авыл җирлегенең Түбән Чаллы авылында партия десанты җирлек башлыгы, партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре Багданур Илдарханов белән берлектә ФАП төзелеше барышын тикшерде. Объект «Бердәм Россия» халык программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә. Секретарь билгеләп үткәнчә, узган ел ук су һәм электр белән тәэмин ителгән, бары тик газлаштыру мәсьәләсе генә ачык кала.

 “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Рәшит Билалов җитәкчелегендәге партдесанты Базарлы Матак урта мәктәбенең ашханәсендә булды. Эш төркеме санитария торышын, туклануны оештыруны, менюны, азык-төлекнең температура режимын үтәүне, продуктларның сыйфатын бәяләде.

Тикшерү туклануның тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, меню төрлечә һәм балансланган булуын күрсәтте. Балаларга кирәкле күләмдә җиләк-җимеш, ит, балык, яшелчәләр, камыр ризыклары һәм сөт продуктлары тәкъдим итәләр. Мәктәптә аш бүлмәсендә  укытучылар кизү тора. Кизү торучыларның бурычы - ашау вакытында ашханәдә тәртип урнаштыру, савыт-сабаны вакытында җыеп алуны күзәтү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International