Менделеевскида балалар бакчасын проектлыйлар, ул "Балачак академиясе" дип аталачак. Үзенчәлеге шунда , анда балалар кечкенәдән үк химик һөнәре белән танышачак. Бу хакта “Татар-информ”га Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
"Бу балалар химик бакчасы булачак. Анда балалар кечкенәдән үк уен формасында химик һөнәрен танып белергә өйрәнәчәкләр ", - дип белдерде әңгәмәдәш.
Ул ассызыклаганча, Менделеевскидагы химия лицее һәм планлаштырылган көллият белән бергә булачак галимнәр өчен белем бирү процессы булачак.