Татарстанда «Студентлар стартабы» конкурсында катнашучы 442 кеше миллионер булды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Димәк, бездә студентлар арасында 442 миллионер бар. Алар үзләренең фәнни проектларын гамәлгә кертәчәкләр, хәзер мондый эш алып барыла. Бер елдан, ике яки биш елдан соң без конкрет нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне төгәл әйтә алырбыз дип уйлыйм. Иң мөһиме - яшьләрдә мондый проектларга кызыксыну бар. Ышанам, стартаплар күпкә күбрәк булачак ", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Татарстанда «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның буенча Казан федераль университетында стартап-студия булдырылган.

Татарстан Рәисе  ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов «Студентлар стартабы» яшьләр өчен технологик эшкуарлыкта үзләрен сынап карарга, үз көчләренә ышанырга яңа мөмкинлек, дип өстәде. Ул шулай ук стартапның төп максаты - яшьләрне җәлеп итү, дип ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International