Путин мәктәптә цифрлы гигиена дәресләрен кертү идеясен хуплады

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Халык фронтының  цифрлы проектлары җитәкчесе Михаил Камышевның мәктәп дәресләренә цифрлы гигиена турындагы блокны өстәргә тәкъдим итүен хуплады.

Михаил Камышев шулай ук Халык фронты тарафыннан эшләнгән "Радар" кушымтасының уңышлы эшләве турында сөйләде, ул пилотсыз очкычлар белән көрәшергә мөмкинлек бирә. Кушымта Android операцион системасы белән барлык гаджетларда да эшли, дип билгеләде активист. "Ә Apple компаниясе, күрәсең, дошман ягында махсус операциядә катнашадыр", - дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International