3 февральдә Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Казан шәһәре Яңа Савин районнының 113 нче татар-рус урта мәктәбендә «Истории славные страницы. ШКОЛЫ ГЕРОЕВ» VII республика проектлары конкурсы узды. Конкурсны оештыру идеясе мәктәп исемен үзгәрткәннән соң 2016 елда туган. 2016 елның декабрендә мәктәпкә Россия Герое Марат Әхмәтшин исеме бирә. Конкурс яшьләр арасында үз халкының, иленең тарихын һәм мәдәниятен тирәнрәк өйрәнү белән кызыксыну формалаштыруга, шулай ук конкрет кешеләрнең гамәлләре нигезендә югары әхлакый ориентирлар формалаштыруга юнәлдерелгән.
Яшь тикшеренүчеләр эшләрен компетентлы жюри карады. Бу Казан федераль университеты, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, Татарстан мәктәпләре директорлары, югары квалификация категорияле укытучылар. Эш төрле номинацияләр буенча 7 секциядә барды. Конкурста катнашучылар чын Геройлар белән аралаша алды.