6-7 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уза.
Олимпиадада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төбәк этапларында җиңүчеләр арасыннан Россия Федерациясенең 22 субъектыннан 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнаша.
Олимпиада кысаларында катнашучылар Казанның истәлекле урыннары белән таныша , Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карый алалар.
7 февральдә 18:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданы ябу тантанасы узачак.