«Хөрмәтле коллегалар! Татарстанның фән өлкәсендә эшләүчеләрне Россия фәне көне белән котлыйм!
Быел ул үзенчәлекле - Россия Фәннәр академиясе үзенең 300 еллык юбилеен билгеләп үтә. Академия адресына килгән барлык котлауларга кушылам һәм аның коллективына яңа уңышлар телим!
Кеше капиталы, яңа белемнәр һәм технологияләр тотрыклы социаль-икътисадый үсешнең мөһим драйверлары булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә 2024 нче ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.
Фәнни хезмәткәрләрнең катлаулы хезмәтенә һәрьяклап дәүләт ярдәме - безнең төп өстенлекләрнең берсе.
Уздырыла торган эш үз нәтиҗәләрен бирә. Татарстаннан биш югары уку йорты стратегик академик лидерлык программасында катнаша. Республикада нефть чыгару өлкәсендә дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәкләрнең берсе, алты алдынгы инженерлык мәктәбе уңышлы эшләп килә. Күптән түгел Президент Владимир Владимирович Путин катнашында "Югары нефть мәктәбе" бөтендөнья дәрәҗәсендәге университет кампусын ачу тантанасы булды, ул нәтиҗәле дәүләти-хосусый партнерлык һәм эре бизнесның югары социаль җаваплылыгы үрнәге булып тора. «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңүчеләрнең гомуми саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били, ә регионнарның фәнни-технологик үсеш рейтингында - Мәскәүдән генә калышып, икенче урынга күтәрелде.
Сезгә бу юлда яңа кыю идеяләр, фикерләр һәм башлангычлар, алга киткән фәнни нәтиҗәләр, шулай ук нык сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим!"
ТР матбугат хезмәте материаллары буенча