Чаллы "Кванториумына" – 8 !

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы Россия фәне көнендә туган көнен билгеләп үтә.

8 ел эчендә ул Россиядә беренчеләрдән булып Яр Чаллы шәһәренең 12 меңнән артык укучысы һәм Татарстан Республикасының алты районы мәктәп укучылары кабул итә алды һәм 25 меңнән артык бала өчен региональ, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 120 дән артык зур чара үткәрә алды.

«Кванториум» шәкертләре һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының һәм DigitalSkills мәгълүмат технологияләре өлкәсендә чемпионатның 30дан артык медален яуладылар, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр булдылар.

«Кванториум» балалар технопаркы конкурсларда берничә тапкыр җиңү яулап республика һәм федераль грантларга ия булды: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Мәдәни инициативалар Президент фонды, Росхезмәттәшлек, 2035 Милли технологик инициатива университеты, «КАМАЗ» ГАҖ һәм башкалар.

«Кванториум» уңышлары бөтен республика горурлыгы, фәнни-техник иҗат һәм инженерлык фәннәре өлкәсендә өстәмә белем бирүне инновацион үстерү курсының тугрылыгын раслау .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International