Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә Президент Владимир Путин белдерде.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия Фәннәр академиясе стратегик дәүләт карарларын кабул итү процессына тулысынча интеграцияләнгән булырга тиеш. Бу максат белән академия президенты Россия Куркынычсызлык советы составына кертеләчәк.
Моннан тыш, РАН белгечләре диссертация советлары эшчәнлегенә контрольне үз өстенә алырга, аларның яклау өчен чыгарыла торган карарларына һәм эшләренә анализ ясарга тиеш.