Владимир Путин: Мәгариф, фәнни үзәкләр һәм икътисад арасында хезмәттәшлек кирәк

2024 елның 9 феврале, җомга

Россия Президенты Владимир Путин фән һәм мәгариф советы утырышында төрле дәрәҗәдәге мәгариф оешмалары, фәнни үзәкләр һәм икътисад өлкәсе арасында тыгыз элемтә төзергә кирәк, дип ассызыклады.

"Программаны министрлыклар, төбәкләр, тиешле югары уку йортлары, фәнни үзәкләр һәм , әйткәнемчә, эре компанияләр арасында төзергә кирәк. Бу бик мөһим эш", - дип белдерде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин уку йортларында тулы кыйммәтле шәхес, Ватанны яраткан, әмма шул ук вакытта төрле өлкәләрдә белгечләр әзерләү мөһим булган барлык фәннәргә игътибар бирергә кирәк, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International