РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогика югары уку йортларында һәм илнең педагогика көллиятләрендә Россия фәне атналыгын ачуда катнашты, ул телекүпер форматында узды. Атна башы Россия фәне көненә багышланды.
Томск дәүләт педагогика университеты оештырган телекүпердә илнең барлык педагогиик югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, фән белән кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыру мәктәптә үк башлана, шуңа күрә, аның сүзләренчә, белем бирүнең барлык дәрәҗәләренең дәвамчанлыгын тәэмин итү, яшь буынны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү буенча проектларны һәм инициативаларны киңәйтү мөһим.