Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булдылар

2024 елның 9 феврале, җомга

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанга Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашу өчен килде.

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты 1996 елда ачыла. Татарлар һәм Татарстан тарихын, Евразия һәм төрки-татар цивилизациясе тарихын өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү үзәге .

Институт директоры Радик Салихов мәгариф учреждениесенең өстенлекле бурычлары һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Институт составына 10 фәнни бүлек керә: Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшерү үзәкләре, милли мәгарифнең тарихы һәм теориясе, яңа тарих, иң яңа тарих бүлекләре, этнологик тикшеренүләр, Идел буе һәм Урал буе тарихы, дин һәм иҗтимагый фикер, мәгълүмат технологияләре, Кырым һәм Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәкләре.

Әһәмиятле проектлар арасында - 2017 елда инглиз теленә тәрҗемә ителгән «Борынгы заманнардан татар тарихы» дигән җиде академик хезмәтне әзерләү һәм бастырып чыгару. 2016 елда «Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы» кебек яңа фундаменталь фәнни хезмәтләр дөнья күрде.

Кунаклар өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тармак бүлекчәләренең фәнни проектларын - Татарстан энциклопедиясе һәм төбәк белеме институтын, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын, А.Х.Халиков исемендәге Археология институтын, Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгының фәнни үзәген тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International