3 февральдән республика районнарында һәм шәһәрләрендә «Ел укытучысы-2024» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы уза. Чаралар Әлмәт районында Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта мәктәп базасында узды . Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы когорайоннары вәкилләре, Спас районында - Нурлат, Чирмешән, Әлки, Спас, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары педагоглары, Лаеш шәһәрендә - Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш урта мәктәбе базасында, Чистай, Лаеш, Яшел Үзән, Алексеевск һәм Югары Ослан укытучылары катнашында узды.
Конкурс сынауларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләреннән, узган елгы “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призёрларындан торган компетентлы жюри бәяләде.