Россиядә һөнәри осталык буенча чемпионатларның төбәк этаплары старт ала

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Хәрәкәт үз эченә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты һәм Югары технологияләр чемпионатының чараларын ала. Ике чемпионат та Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә уздырыла. «Профессионаллар» чемпионаты компетенцияләре исемлегенә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган юнәлешләр керә, ә Югары технологияләр чемпионаты ярышларында яңа һәм перспектив компетенцияләр сынау уза.

Ярышлар берничә этапта уздырыла. 12 февральдән март ахырына кадәр илнең барлык төбәкләрендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узачак, ә апрель азагына  Югары технологияләр чемпионатының төбәк чаралары тәмамланачак. Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән конкурсантлар үзләренең төбәкләрен, май аеннан июль ахырына кадәр, илнең берничә төбәге территориясендә һәм әйдәп баручы предприятиеләре мәйданнарында узачак йомгаклау (төбәкара) ярышларда тәкъдим итәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International