Россия университетларында студентлар һәм укытучыларның балалары өчен бүлмәләр ачарга планлаштыралар. Шул рәвешле, алар, уку яки укыту процессыннан аерылмыйча, бала турында кайгырта алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Ольга Петровага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
"Хәзер без университетларда балалар өчен бүлмәләр булдыруны активлаштырабыз, ягъни шулай ук мондый сәясәт алып барыла һәм бу кирәк", - дип аңлатты министрның фән өлкәсендә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чарада министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, бу елга ведомство планнарында яшь аналарга ярдәм итүнең тагын берничә чарасы бар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде.