Татарстанда балаларны йөзүгә өйрәтүгә керешәчәкләр

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Татарстан «Плавание для всех» федераль программасын гамәлгә ашыру өчен 14 төбәк - модель мәйданчыклары исәбенә керде. Инде 2024 елның I кварталында ук биредә балаларны спортның бу төренә гомум өйрәтү буенча пилот проекты башланачак. Бу хакта Ро ссия Хөкүмәте карарында әйтелә.

Документ нигезендә, төбәк «халыкның төрле категорияләрен (фокус-төркемнәрне) физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату» мәйданчыкларының берсе булачак.

Ассызыклана, программа 2030 елга кадәр исәпләнгән һәм төрле яшь һәм социаль төркемнәргә юнәлдерелгән, шул исәптән ОВЗ булган балаларга ,  инвалидларга. Ул балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү, ял итү һәм балаларны савыктыру оешмалары базасында гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, ул барлык россиялеләр өчен укыту һәм системалы рәвештә йөзү белән шөгыльләнү өчен кирәкле инфраструктура булдыруны күздә тота.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International