2 меңнән артык татарстанлы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында үз осталыкларын күрсәтәчәк

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Спикер хәрәкәтнең төп яңалыгы яшь татарстанлыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча предприятиеләрнең һәм мәгариф системасының өстәмә каналын төзү мөмкинлеге булды, дип ассызыклады.

Хәрәкәт үз эченә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты һәм Югары технологияләр чемпионатының чараларын ала.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дәүләт ярдәме системасы шулай ук Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә дә каралган. Алтын медаль иясе 150 мең сум күләмендә бүләк алачак, көмеш - 125 мең сум һәм бронза медаль - 100 мең сум.

Шулай ук яңа чемпионат циклында республиканың лидерлык позицияләрен саклап калу максатларында турагентлык  эшчәнлеге, кофе һәм чәй әзерләү осталыгы, урман таксациясе, оча торган робототехника һәм башкалар кебек 11 яңа компетенция кертелгән.

Төбәк этабы ТРның махсуслаштырылган компетенцияләр үзәкләре базаларында республиканың 22 шәһәрендә 87 мәйданчыкта этаплап узачак.

 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәт дәресләренең мәктәп программасына кайтуы турында әйтте

Бу яңалык  һәм ни өчен югары сыйныф укучылары югары уку йортларын  түгел, ә техникумнарны сайлаулары турында, бүген "Татар-информ" дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

"Чыннан да, федераль кануннарда үзгәрешләр бар, хезмәт дәресләрен мәктәпләргә кайтаралар. Чыннан да, быелдан нормалар тормышка ашырыла башлый, гомуми белем бирү системасына хезмәт дәресләре кире кайтачак ", - дип аңлатты ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, соңгы елларда мәктәп укучыларының 55% ка якыны 9 нчы сыйныфтан соң һөнәри белем системасын сайлый, ә 10 нчы сыйныфларда укучылар азайганнан-азая бара.

"Бүген СПО системасына һөнәр, яңа компетенцияләр, эшкә урнашу мөмкинлекләре, алар бу  еллардан ук мөстәкыйль акча эшли башлыйлар", - дип уртаклашты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International