Физика укытучылары өчен укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү темасына семинар үткәрелде

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Семинарда Казан, Яр Чаллы һәм Татарстанның 13 муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укытучылары катнашты. Чара барышында олимпиада хәрәкәтенең актуаль мәсьәләләре һәм аның үсеш тенденцияләре каралды.

Югары мәктәпнең физика буенча үзәк предмет-методик комиссиясе рәисе,, Мәскәү физика-техника институтының (милли тикшеренү университеты) укыту эше буенча проректоры, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Артем Воронов педагогларга олимпиада дәрәҗәсендәге бурычларны чиәү  ысуллары турында сөйләде, укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча киңәшләр бирде. Югары дәрәҗәдәге бурычларны төрле ысуллар кулланып чишү  күнекмәләре һәм алымнары эшләнде.

Чара барышында семинарда катнашучылар физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төрле этаплары өчен бурычлар комплектларын эшләү һәм тикшерү үзенчәлекләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International